Июль башында Берлинда Русия асаба халыкларының ябык форумы узды. Активистларның иминлеге максатларыннан чыгып, әлеге чара хакында алдан игълан ителмәде, оештыручылар деколонизация тарафлы җәмәгать активистларын шәхси чакырулар аша туплады. Азатлык Радиосы журналисты да әлеге очрашуда булды.
Оештыручылар – Indigenous of Russia Foundation, Free Yakutia һәм Nomads Indigenous Collective e.V. Катнашучыларның арасында инде Русиядә ят агент дип игълан ителгән яки теләнмәгән оешмалар вәкилләре – җәмәгать эшлеклеләре, иҗатчылар, сәясәтчеләр, журналистлар бар иде. Иминлек чаралары күрүнең дә сәбәбе юк түгел– узган ел Русия Баш прокуратурасы 172 милли оешманы экстремистлар исемлегенә керткәннән соң, милли азчылыкларның хокукларын яклаучылар һәм гомумән деколониаль активлык Русия хакимиятенең, куәт оешмаларының басымын хис итеп яши.
Ике көнлек түгәрәк өстәлләр, дискуссия панельләре, ачык бәхәсләр вакытында асаба халыклар һәм халыкара хокук, Русиядә тарихның милли үзтәңгәллекне юуу чарасы буларак кулланылуы, асаба халыкларның үзенчәлекле белем мирасы, сугышка каршы феминизм хәрәкәте, асаба халыкларның каршылык хәрәкәте хакында сөйләшенде. Форумда аудио-видео яздыру мөмкинлеге дә булмаганга, сезгә Азатлык хәбәрчесе ике көн эчендә отып алган кайбер фикерләрне тапшырабыз.
Асаба халык буларак, безнең Русиядә дә, Европада да хокукларыбыз аз
Чарада "Асаба халыклар" ("коренные народы") терминының аңлатмасы турында бәхәсләр күтәрелде. Катнашучылар фикеренчә, аңа тәгаен аңлатма бирмәү халыкара оешмаларның принципиаль позициясе, чөнки һәркемнең – үз йөзе, үз тарихы. Кеше хокуклары турындагы халыкара конвенциянең әллә ни ярдәме булмауга басым ясалды: "бик матур документ, анда кеше хокуклары турындагы хыял тасвирланган" диделәр. Гомумән, конференция спикерларның сүзләренчә, асаба халык буларак, безнең Русиядә дә, Европада да хокукларыбыз аз. "Шуңа күрә безгә бу статусның бер кирәге юк" диючеләр дә булды.
"Бу колонизатор кушкан исем. Бер халык та басып алынганчы үзен "асаба халык" дип атамый", диделәр.
Себердәге җирле аз санлы халыкларның КМНС (Себернең аз санлы асаба халыклары) статусы темасы да күтәрелде. Бу бер яктан, яхшы, тик икенче яктан кешеләр үзләрен тулы шәхес итеп хис итми, һәм аларга "ә, син бит КМНС, кем икәнең аңлашыла" дип мөрәҗәгать итәләр. Нәрсә аңлашыла?
Конференция спикерлары "безнең тавышны БМОда (ООН) да, базарда да ишетергә тиешләр" дип саный.
Милли азчылыкларны яклау конвенциясе
Милли азчылыкларны яклау конвенциясе – Европа шурасы илләренең милли азчылыклар хокукларын яклау турындагы килешүе. 1995 елда имзаланган килешү 1998 елда гамәлгә керә. Хәзер бу килешүне барлыгы 39 әгъза ил, шул исәптән Русия дә ратификацияләгән. Конвенциянең ничек үтәлүен әгъза илләр тапшырган хисаплар һәм үзе туплаган башка мәгълүматлар нигезендә киңәш комитеты күзәтеп бара.
"Без тумыштан түбән баскычта"
Чарада, Русия асаба халыклары вәкилләреннән тыш, Тыныч Русия депутатлары берлегеннән, Русия оппозициясенең сул канатыннан сәяси активистлар, БМОның махсус вәкиле, Русиянең гайре урыс халыкларына теләктәшлек итүче Украина активистлары һәм кырым татарлары бар иде. Сул сәясәт вәкиле БМО кебек оешмаларда бәйсез дәүләтләр генә түгел, һөнәр берлекләре яки гражданлык инициативаларыннан да вәкилләр катнаша алырга тиеш дигән тәкъдим кертте.
Шул ук вакытта мөһаҗирлектәге депутатлар берлегеннән килгән бер хатын-кыз чыгыш ясады һәм "без барыбыз да кешеләр, бер планета балалары һәм безнең хокукларыбыз да тумыштан бертөрле, безне асаба яки асаба түгел дип аерасы юк" дип, дискурсны юарга тырышты. Бу фикерне күтәреп алучы табылмады, аның бу чыгышын асаба халыкларның үз хокуклары турында фикер алышуының бәясен төшерергә тырышу дип беркем дә турыдан туры атамаса да, "асаба халык вәкиле буларак, үз чикләремне булдырырга, үз хокукларымны танытырга тырышуым минем шул планета баласы буларак та тумыштан бирелгән хокугым", дип турыдан туры җавап бирүчеләр булды.
"Без барыбыз да тигез дәрәҗәдә дип әйтү – ялган, без тумыштан түбән баскычта" диделәр һәм моның төрле мисалларын китерделәр.
Шулай ук асаба яки аз санлы халыклар дип әйтер урынга, аларны "үзләренең үзбилгеләнеш хокукларын тормышка ашыра алмаган халыклар" дип әйтү дөресрәк дигән фикер дә яңгырады.
"Без үзебез турында начар беләбез"
Чарада җирле халыкларның белемнәренең экзотикага әйләндереп карау, аларга хас булмаган традицияләр, сыйфатлар тагу темасы да күтәрелде.
Мисалга Байкалга килгән туристлар өчен тур оештыручылар уйлап чыгарган "йола" китерелде: баксаң, Байкал бозында чокыр ясап, шуңа аракы салып, шуны эчеп теләк теләү китерелде. Юкса, җирле хаыкта мондый йола булмау гына түгел, алар изге күлне болай мыскыл итүгә катгый каршы.
Чынлыкта исә төп халыкларның бик күп файдалы белемнәре бар. Мәсәлән, күчмә халыклар, казакълар, кыргызлар, башкортларның көч бирүче аксымлы ризыклар уйлап табулары билгеле. Әлеге теманың спикеры тауларга беренче тапкыр менгәндә үзләре белән кыргыз короты, икенче тапкыр сэндвич алулары хакында сөйләде. Һәм беренчесендә бөтен кешенең дә тук калуы, ә икенче тапкыр барысы да бик тиз ачыгуы турында мисал китерде. Тик тур ясаучылар "экзотика" уйлап табарга тырыша.
Чуаш активисты төрле китапларда "типшар" (дошман капкасында үз-үзен үтерү) традициясен зурлап язулары турында сөйләде. Чынлыкта моның дәлилләре юк. "Чит кешеләрнең безнең хакта язган бу мифына ышансак, димәк, безнең белемнәребез ялган булып чыга", ди ул.
Русия яки Советлар Берлеге асаба халыкларга цивилизация бирде дигән фикернең популяр булуына да игътибар иттеләр. Чынлыкта кешеләр Русия килгәнче дә ничектер яшәгән, ничектер исән калган – димәк, аларның үз белемнәре булган.
•••
Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: урыс оппозициясе белән деколонизаторлар диалогы авыр бара. Түгәрәк өстәлләрнең берсендә "киләчәктәге гүзәл Русия" турында хыялланучы оппозициянең милли азчылыкларны исәпкә алмавы да, сәяси тоткыннар алмашына урыс булмаган милләт вәкилләре – сәламәтлеге какшаган Зарема Мусаева, саха шаманы Александр Габышев һәм башкаларның кертелмәве дә, "Безнең бэкграундыбыз уртак" дип әйткән Юлия Навальная да искә алынды. Чарада Русия оппозиционерларыннан берничә кеше катнашты, "без барыбыз да бертигез" дип җирле халык хокуклары турындагы бәхәсне йомарга теләгән элекке депутаттан тыш, "Гражданская инициатива"дан килгән бер ирнең "Мин хәзер сезнең белән сезнең халыкларыгызны басып алучы, юкка чыгаручы колонистларның импер телендә сөйләшәчәкмен" дип сүз башлавы, сүзен "хәзер мин икенче импералистик телне, француз телен өйрәнергә китәм" дип тәмамлавы кебек казуслар булып алды. Бу кеше чыгышыннан соң бернинди дәрескә дә китмәде, берничә мәртәбә форум мәйданчыкларында күренеп алды.
"Ирләрне сугыштан коткару хатын-кызлар җилкәсендә булып чыкты"
Беренче көннең соңгы әңгәмәсендә катнашучылар үзләренең республикаларында хатын-кызларның ирләрен яки улларын яклап каршылык күрсәтүен, аларны ничек тә сугыштан алып калып читкә җибәрү ысулларын эзләүләрен, ә шул ук вакытта ирләрнең "ни булса шул булыр инде" дип язмышка буйсынуын сөйләде.
Гомумән, бу форум чаралары арасында иң хисле, иң тирән, иң күп күз яшьле сөйләшү булды – шәхси тарихларын, Русия сугыш башлаган көнне һәм мобилизация игълан ителгән вакытларны искә төшергәндә сөйләүчеләр арасында да, залдагы тыңлаучылар арасында да тыела алмыйча елап алучылар булды. Битараф калучылар булмады.
Чарада катнашучыларның да, чыгыш ясаучыларның да исемнәре иминлек максатларыннан редакция карамагында кала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум